Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта балигь булмаган балалар белән эшләү юнәлешләре хакында сөйләштеләр

Балтачта балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева “Балтач районында инклюзив белем бирү торышы турында” доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук авыр хәлдәге гаиләләр белән эшләү юнәлешләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов таныштырды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Фаил Фәсыйхов балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар юнәлешендә башкарылган эшләр, аларны булдырмау өчен күрелгән чаралар турында чыгыш ясады.

Гүзәл Удачина утырышта катнашучы мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм турыдан-туры балалар белән эшләүче субъект вәкилләренә мөрәҗәгать итеп: “Эшчәнлектәге булган хаталарны вакытында төзәтергә кирәк”, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балигь булмаган балалар