Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр(+фоторепортаж)

Бөек Җүнең 73 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Бүгенге көндә районда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими...
Кичә, 25 апрель көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе ветераннар янында булып, хәл-әхвәлләрен белешеп, Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен һәм котлауларын ирештерде. Шулай ук ветераннарны бәйрәм белән котларга район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин да килгән иде. Алар ветераннарны 9 Май көнне район үзәгендә узачак зур тантаналы чарага чакырдылар.
Бүләкләү мизгелләре, ветераннарның бүгенге тормышы хакында тулырак “Хезмәт” газетасының бәйрәм саннарыннан укый алачаксыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев