Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта бер әтинең 100 тәрбиячедән яхшырак булуын исбатлаячаклар

Иртәгә - 19 апрель көнне район мәдәният үзәгендә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дигән тема астында "Әтиләр берлеге"нең ("Союз отцов") зонаара конференция үтәчәк.

Әлеге чарага Саба, Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч, Мамадыш районнарыннан вәкилләр чакырулы. Шулай ук районның башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, 18 авыл җирлегенең әтиләр берлеге рәисләре катнаша.
Биредә гаилә мәсьәләләре, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар проблемасы, балаларның үз-үзләренә кул салулары кебек көнүзәк четерекле вакыйгалар турында да ачыктан-ачык сөйләшүләр булачак. Гаилә башлыгы буларак, әтиләрнең тоткан урынына, бала тәрбияләүдәге роленә зур игътибар биреләчәк.

Конференция иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана.
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев