Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта беренче тапкыр "Ползункиларда йөгерү» бәйгесе узачак

Яшьләр көнендә «Ползункиларда йөгерү» бәйгесе үткәрелә.

Әлеге конкурс социаль уңай потенциаллы яшь гаиләнең абруен күтәрү, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт уеннары белән эчтәлекле сәламәтләндерү гаилә ялын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Йөгерештә 6 айдан 3 яшькә кадәр «спортчылар» катнаша ала. Ярыш кагыйдәләре бик гади: нәниләр 3 минутта йөгерәчәкләр. Ата-аналар үз балаларына көч биреп тора ала, ә менә сабыйларга куллары белән булышырга ярамый.

Конкурста катнашу өчен  25 июньгә кадәр  район ЗАГС бүлегенә гариза  тапшырырга кирәк. Электрон адреска http://Zuhra.Ahmethanova@tatar.ru җибәрергә дә була.

 «Ползункиларда йөгерү» дигән  тамга куярга да онытмагыз. Гаризада баланың исем-фамилиясен, аның яше, ата-аналарның исем-фамилиясен, көч бирүче төркемендәге кеше санын, элемтәләрне күрсәтергә кирәк.
 Бала дүрт группаның берсендә катнаша ала:
1 төркем- 6 айдан 1 яшькә кадәр;
2 төркем - 1 яшьтән 1,5 яшькә кадәр;
3  төркем-1,5 яшьтән алып 2,5 яшькә кадәр;
4 төркем-2,5 яшьтән 3 яшькә кадәр
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев