Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Бәхетле балачак” исемле чара узды (фото).

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Балтач "Наз" үзәге белгечләре һәм «Волонтер» БҮ СДР ТР активистлары белән берлектә "Бәхетле балачак" исемле чара үткәрделәр. Бәйрәм барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы уеннар оештырылды. Волонтерлар халыктан "Нәрсә ул сезнең өчен Сәламәт яшәү рәвеше?" дигән анкета уздырды. Кечкенә төркем балаларга "Һәрвакыт булсын..." язуларын...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Балтач "Наз" үзәге белгечләре һәм «Волонтер» БҮ СДР ТР активистлары белән берлектә "Бәхетле балачак" исемле чара үткәрделәр.
Бәйрәм барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы уеннар оештырылды. Волонтерлар халыктан "Нәрсә ул сезнең өчен Сәламәт яшәү рәвеше?" дигән анкета уздырды.
Кечкенә төркем балаларга "Һәрвакыт булсын..." язуларын шар эченә тыктырдылар. Кабартылган шарлардан кеше һәм чәчәк фигуралары ясау - балалар өчен аеруча күңелле булды. Командалы уеннарда балалар күзне бәйләп рәсем ясадылар, балык тоту уеннарында катнаштылар.
Шулай ук юл кагыйдәләре буенча волонтерлар балаларның белемнәрен тикшерде, памяткалар һәм визиткалар өләштеләр.
Күңелле үткән чараны йомгаклап, балалар үзләренең бәйрәмнән алган тәэсирләрен асфальтта рәсем ясап чагылдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250