Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта "Билгесез солдат"ларны искә алдылар (+фото)

Балтачлылар гаскәри бурычларын үтәгәндә башын салган билгесез солдат батырлыгын бер минутка тын калып искә алдылар.

Билгесез солдат көне Русиядә 2014 елдан башлап  билгеләп үтелә. Әлеге көнне билгеләп үтү турында закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан илебез территориясендә һәм аннан читтә сугышчан бәрелешләрдә  һәлак булган һәм исемнәре билгесез булып калган совет һәм Россия хәрбиләренең үлемсез батырлыгы истәлеген мәңгеләштерү максатында кабул ителгән иде.  

Митингта катнашкан Балтач гимназиясе укучылары алдында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов  билгесез солдатларның исәпсез күплегенә һәм мондый көнне билгеләп үтү аларның һәрберсен хәтергә алу өчен мөһим булуына басым ясады.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның  һәр бишенчесе  билгесез югалган булып исәпләнә. Ләкин билгесез булу тарих төпкелендә югалып калу дигән сүз түгел, диде чарада катнашкан район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин.

Чарада шулай ук хәрби комиссариат, "Форпост" оешмасы, полиция һәм яшьләр бүлеге белгечләре дә катнашты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев