Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта бизәкләрне алмау өчен чыршы кисмәкче булалар

Бистәбезнеӊ чисталыгы, санитария таләпләренеӊ үтәлешен тәэмин итү чаралары буенча үткәрелгән җыелышта район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйертдин Шәйхетдиновка шелтә эләкте.

Ашханә каршында үсеп утыручы чыршы Яӊа ел каршылар алдыннан яна торган утлар белән бизәлгән иде. 121 көн узуга карамастан бу бизәкләр әле дә эленеп торалар, үтеп-сүтеп йөрүче халык та моныӊ шулай булырга тиешлегенә инде инанган бугай. Хәер, Яӊа елга да 240 көнләп кенә вакыт калып бара бит…

«Алырбыз», диде район кулланучылар җәмгыяте рәисе. Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановныӊ тәкъдиме тагын да кискенрәк иде. - «Кисәбез!» , диде ул. Аӊа каршы район башлыгы Рамил Нотфуллин, « өйрәндегез чыршы кисеп, менә монысы торсын, югыйсә бизәгән утларны алмас өчен чыршы кисәргә җыенасыз», дип кызу канлы җитәкчене бераз «суындырды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250