Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта бәйрәм уңаеннан, мөһим документ тапшырдылар (+фото)

Балтач районы ЗАГС бүлегендә17 балага тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте.

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә.

Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов, Балтач районының “Бердәм Россия” партия җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Яшь гвардия” җитәкчесе Зилия Мортазина килделәр.Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән  ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин тәбрикләде.Бәйрәм уңаеннан,  мөһим документны балалар капитан – Павлов Андрей Петрович кулыннан алдылар. Ул укучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев