Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Чиста урманнар» акциясенә бик теләп кушылалар

Агымдагы елның 14 апрелендә Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының 133 нче номерлы боерыгы нигезендә "Чиста урманнар" акциясе игьлан ителгән иде.

Инде менә акциянең икенче этабы да башланып китте. Районыбызда урнашкан "Балтач" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, акциянең язгы-җәйге чорга туры килгәне районыбызда аеруча зур оешканлык белән узган. Шушы чорда мәктәп укучыларының тырыш хезмәте белән 21 гектарга якын урман полосалары төрле чүпләрдән арындырылган.
Хәер, районыбызның чисталыгын күп очракта балалардан башка күз алдына китерү дә авыр булыр иде. Рәхмәт аларга! Урманнарда санитар-экологик таләпләргә туры килә торган мохит булдыру бары тик үзебездән генә тора. Шуңа да , районыбызның барлык хезмәтчәннәрен шушы акциядә актив катнашырлар дип ышанып калабыз. Хәерле сәгатьтә булсын!
Фото: http://vk.com/pure_forest

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250