Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта чисталык тикшерү инспекторына эләккәннәр үз гаепләрен танымыйча “Белмәдем” дип акланалар

1нче октябрь көнне үткәрелгән чисталык комиссиясенең чираттагы утырышына Яңгул авылыннан килгән, үз хуҗалыгы белән яшәүче ханымга территориясеннән чыгып, төзелеш материаллары куйган өчен беркетмә төзелгән булган.

Аңа 2 мең сум күләмендә штраф салынды. Ул үз хатасын таныганчы районның матбугат чараларыннан гаеп эзли башлады. Янәсе, "Хезмәт" газетасында чисталык комиссиясе барлыгы һәм аларның рейдлар белән авылларга чыгулары турында бер язма да басылмаган, аңлатма бирелмәгән?! Бу ханым үзен бик итәгатьле генә тотып, вакытлы матбугат басмалары белән һәрдаим танышып баруын ышандырырга тырышты.

Әле ярый янәшәсендә утырган авыл җирлеге башлыгы Ринат Гариповка "Сез ник әйтмәдегез", дип каты бәрелмәде. Бу очракта, чыннан да, бик урынсыз булыр иде. Чөнки һәр авыл җирлеге башлыгы утырышларда, авыл җыеннарында чисталыкны саклау, тирә-як территорияләрне тәртиптә тоту турында чыгышлар ясыйлар, бәйнә-бәйнә сөйлиләр, килешүләргә куллар куйдыртып, штраф күләмнәре хакында да халыкка аңлатып, кат-кат кисәтәләр.

Килешүдәге төп пунктларны халыкка күренә торган урыннарга авыл җирлеге һәм хуҗалык идарәләре, клуб, кибет янындагы белдерү яки мәгълүмат такталарына беркетеп куялар. Бу аларның эш вазыйфаларына керә.

Ел саен язын чисталык икеайлыклары уза, өмәләр үткәрелеп тора, шәхси хуҗалыгы булган кешеләр үз территорияләреннән чыгып, авыл җирлеге башлыгының рөхсәтеннән башка төзелеш материаллары куярга, чүп ташларга, тирес өяргә, юынтык су түгәргә һ.б. ярамаганлыклары турында белеп торалар, югыйсә.


Районның экологлары һәм чисталык комиссиясе вәкилләре тарафыннан төзелгән беркетмәләр буенча гражданнар административ җаваплылыкка тартылалар. Бу хакта безнең "Хезмәт" газетасы битләрендә әледән-әле язылып килә. Белдерү һәм кисәтүләр ясала. Шуның өчен "Белмәдем" сүзе - аклану чарасы буларак кына кабул ителә бу очракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250