Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта чисталык икеайлыгы игълан ителде

Районда бу ике айда чисталык өмәләре, агач утырту акцияләре үткәреләчәк

Елның-елында 1 апрельдән 1 июньгә кадәр Татарстанда чисталык икеайлыгы игълан ителә. Бу чорда рейдлар үткәрелеп, тиешсез урынга чүп-чар ташлаучылар ачыклана, аларга кисәтүләр бирелә яки штрафлар билгеләнә. Шулай ук икеайлык вакытында капка төбе, тыкрыкларга рөхсәтсез урнаштырылган төзелеш материалларына да күзәтү көчле булачак. Төзелеш алып баручы хуҗалыклар гына авыл җирлегеннән белешмә алып, төзелеш материалларын тиешле бер вакытка кадәр генә тиешсез урында тота алачак, ә инде еллар буе җыелган ком, таш, такталарга бу кагылмый. Комиссия тиздән авылларда, бистә урамнарында йөри һәм тикшерә башлаячак, аңарчы йорт тирәләрегезне тәртипкә китерүегезне сорыйбыз. Штрафларны берәүнең дә түлисе килми, шуңа да аңа барып җитмәү үз кулыгызда булуны аңлагыз, хөрмәтле райондашлар.
Тиешсез урынга чүп ташлаган, табигатькә зыян салган физик гражданнарга 2 мең сумнан 3 мең 500 сумга кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафлар салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык