Балтачта чисталык комиссиясе Мазһаров урамында рейдта булды (+фото)
Күңелсезлекләргә дучар булмасак иде!
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов комитетның бүлек җитәкчеләре һәм дә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, аның урынбасары Фиалка Закирова белән бистәнең Норма ягындагы Әхмәт Мазһаров урамына рейд ясады. Биредә үз территориясеннән тыш куелган транспорт чаралары, чабылмаган печәннәр, чикне узып салынган объект хуҗаларына кисәтү ясалды.
- Әлеге урам мисалыннан чыгып, райондашлар үз тирәлекләрен тагын бер тапкыр күздән кичерсеннәр иде, печән үсә башламаганмы, такта-сайгак куелмаганмы, транспортлар үз урынындамы... Капка аллары ялт иткән булырга тиеш, төзелешләр ярым-йорты калмасын, башланган икән, эшләнеп бетсен, төзек-матур булсын бистәбез! Мондый рейдлар һәр урамда да булачак. Шуңа күрә, тирәлекләрне тәртиптә тоту шарт. Чисталыкка нык игътибар җитми әле бездә, капка төбенә чәчәк утырткан хуҗаларны һәркем үзенә үрнәк итеп алсын иде, - диде Айдар Фоатович.
Бүген кисәтү ясалды, комиссия тагын 10 көннән соң киләчәк, тагын бүгенге күренеш кабатланса, штраф салыначак. Эш бик тә җитди шартларда башланды, күңелсезлекләргә дучар булмасак иде. Чөнки комиссия составында юрист та, чисталык комиссиясе җитәкчесе да, җир һәм милекара мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе дә, төзелеш бүлеге җитәкчесе дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев