Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта да бар мәзәк

Якын дусларга - салам! Совет заманында колхоз председателе чираттагы ялга киткәндә аның урынына партия оешмасы секретарен калдыру традициясе яши иде. Шулай бервакыт Чапаев исемендәге колхоз председателе Равил Закиров чираттагы ялга киткәндә партия оешмасы секретаре Зиннур Гыйльметдиновка соңгы күрсәтмәләрен бирә икән... - Зиннур, менә нәрсә, иткә, тавыкка, балга, ашлыкка, печәнгә кагылмыйсың....

Якын дусларга - салам!
Совет заманында колхоз председателе чираттагы ялга киткәндә аның урынына партия оешмасы секретарен калдыру традициясе яши иде.
Шулай бервакыт Чапаев исемендәге колхоз председателе Равил Закиров чираттагы ялга киткәндә партия оешмасы секретаре Зиннур Гыйльметдиновка соңгы күрсәтмәләрен бирә икән...
- Зиннур, менә нәрсә, иткә, тавыкка, балга, ашлыкка, печәнгә кагылмыйсың. Бу күрсәтмәләрне тыңлап бетергәч Зиннур аптырап сорап куя.
- Анысына да, монысына да кагылырга ярамагач, мин нәрсәгә синең урынга калам соң? Ялга китүче председатель күңеле төшкән Зиннурны тынычландырырга ашыга...
- Бик якын дусларың сорап килсә, салам бирерсең...


«Әдарәт сөйләшми ич...»
Ленин исемендәге колхозда баш инженер булып эшләгән Марат Зариповны районның иң зур хуҗалыкларыннан берсе булган Калинин исемендәге колхозга председатель итеп сайлап куйдылар. Үзе бик күп сөйләшмәгәч, күп сөйләшүчеләрне өнәп бетерми иде ул.
Автомеханик Мөдәррис, технолог Әдарәт һәм төзүчеләр бригадиры Рәфкать нарядка өч борынга берне «сындырып» керәләр икән. Рәфкать авызын ачар ачмас кына җавап бирә, Әдарәт бөтенләй сөйләшми, ә Мөдәрриснең теле телгә йокмый, гел үзенекен тыкылдый...
- Теге машина да ремонтта, бу машина да ремонтта, Бөгелмәдән двигатель алып кайтасы бар... Яшь председатель Мөдәрриснең бу сүзләренә бик игътибар итмичә нарядне дәвам итә. Мөдәррис исә бераз гына тынып тора да, тагын баягы сүзләрен кабатлый башлый...
Марат Хәйевич аны тыңлап түземлелеге беткәч әйтеп куя: «Мөдәррис, салып керәсең дә күп сөйләшәсең. Әнә, эчмәгәч Әдарәт сөйләшми ич...


Боларда райком юк микәнни?
Шул, әлеге дә баягы, Калинин исемендәге колхоз автомеханигы Мөдәррис Бөгелмәгә двигатель алырга бара икән. Юлда йокымсырап барган Мөдәррис Әлмәт басуларында салмак кына эшләп утырган нефть чыгару насосларын күрә дә, шофердан сорап куя... Болар нишләп утыра? Шофер аңа җавап итеп «Нефть чыгаралар» ди. Җаваптан канәгать булмаган Мөдәррис үзенекен текелди: «Боларда райком юктыр инде. Безнең районда булса болай салмак эшләтмәсләр иде бу насосларны!»


«Чепьяда... ферма юк бит...»
КПСС райкомы бюросында кемне дә булса партия сафларына кабул иткәндә төрледән-төрле сораулар бирү гадәте бар иде.
Менә бервакыт ВЛКСМ райкомында Знче секретарь булып эшләүче Радик Михайловны партия сафларына кабул итәләр. Бюро члены, район башкарма комитеты председателе Илдус Нигъмәтуллин Радикның эшенә кагылышлы сораулар бирә: Радик, районда ничә мәктәп фермаларга шефлык итә? Радик исә бу сораудан бик тиз котылды.
Илдус Нигъмәтуллович, барысын да контрольдә тотабыз, бүген районда 37 мәктәп фермаларга шефлык итә, укучылар фермаларда бик еш булалар...
Илдус Нигъмәтулловичны бу сорау гына канәгатьләндермәде булса кирәк, ул конкретрак сорап куйды.
Чепья мәктәбе кайсы фермага шефлык итә соң?
Радик та бу сорауга төртелеп тормады. «Чепья фермасына шефлык итә», дип куйды.
Илдус Нигъмәтуллович, «Чепьяда ферма юк бит», дип әйткәч кенә, Радик үзенең көймәсенең комга
терәлгәнен сизде. Шулай да бюро членнары аны бертавыштан партия сафларына кабул иттеләр.


Саесканов килә
Сигез ел буе Балтач районы белән җитәкчелек иткән КПСС райкомының 1нче секретаре Рафек Абдулла улы Фейсханов бик җор телле, киң күңелле кеше булды. Юлда йөргән җәяүле кешене, ул олымы, кечеме машинасына утыртып бара торган иде.
Көннәрдән беркөнне Яңгул авылы чатында Борнакка кайта торган апаны утырта да, сөйләштерә башлый...
«Апа, район начальствосы колхозыгызга килеп йөриме, күргәнең бармы?»
Апа да ялындырып тормый. «И, улым, без аларны күрмибез шул. Килен фермада эшли, ул гына өйгә кайткач, ике көннең берендә фермага Саесканов килә, дип сөйли... »

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250