Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта дәүләт ярдәме белән салынган өйләрдән яңа урамнар калкып чыкты

Соңгы биш елда яшәп һәм гаять тә уңышлы эшләп килгән авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләрне тораклы итүгә корылган Президент программасы йорт-җир белән генә тәэмин итеп калмады, яшь парларны матди яктан да, рухи яктан да ныгытты, тигез тормышка стимул бирде, киләчәген өметле итте.

Ел саен авыл җирлекләрендә 4-5 өй сафка басты, дәүләт ярдәме белән салынган өйләрдән биш ел эчендә район үзәгендә, авылларда яңа урамнар калкып чыкты. Районда ел саен 14әр мең квадрат метр төзелеш алып бару йөкләмәсе җиткерелә. "Һәм без ул йөкләмәләрне тиешенчә үтәп барабыз,- ди район башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Нурулла улы Сәгъдиев.
- Кечкенә җирлекләрдә ел саен 4-5 йорт җиткерүгә дәүләт ярдәме бирелсә, зуррак җирлекләрдә 40тан артык йорт төзелде. Бүгенге көндә бу программада катнашу хокукына ия булган янәдән 93 гаилә чиратта тора. Яшь гаиләләрнең, шулай ук белгечләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча программаның тагын бер тармагы - ул гражданнар категориясенә карый. Биредә чират, дөрестән дә, күп. Тагын 172 кеше әлеге программага өмет баглый, чиратка басучылар елдан-ел ишәя". Шушы вәзгыятьне искә алып, социаль ипотека прогаммасы да эшли. Социаль ипотекага ия булган гаиләләр инде менә биш ел буе шушы программа буенча салып бирелгән йортларда гомер кичерә, куанычларын яшермиләр. "Безгә бик ошый, - ди шундый йортларның берсендә яшәүче Светлана.
- Иң мөһиме, бөтен уңайлыклары да җиткерелгән яңа нигездә яши башладык. Балалар да куанды. Мондый бәхет бүләк иткән хөкүмәткә рәхмәтлебез". Мәгълүм булганча, әлеге программа 7 процентлы кредит нигезендә бирелә. Һәм аны 20 елга кадәр түләү мөмкинлеге бар - айлык түләү аз суммадан башлана. Бу программа калаларда бик актуаль санала, авыл җирлегендә дә ел саен 4-5 кеше аның рәхәтенә кинәнә. "Бүгенге көндә бистәнең Кол Шәриф урамында 2 гаиләгә шундый ипотека йортлары салынды, - ди Илфат Нуруллович.
- «Юмарт», «Стройремтех», «Стройсервис», «Водстрой» кебек үзебезнең оешмалар салган йортлар гаиләләрне җылы урынлы итеп кенә калмый, күңел җылысы да бирә". Тора-бара торакны арендалап тору программасы да эшли башлар, моның буенча документлар эшләнеп, тиешле урынга җибәрелгән. Бу программа да яшь гаиләләрне, белгечләрне авыл җирлекләрендә яшәп-эшләп калуга бер этәргеч булыр дигән максаттан чыгып файдаланылачак.

Балтачта ятим балаларга карата игътибар һәм ихтирам зур, ятимнәрне тораклы итүгә багышланган программа гамәлгә керү аларга тагын да күбрәк булыша алу мөмкинлеген арттырды гына. Быел Балтачта һәм Чепьяда шундый 3 йорт ел азагына кадәр хуҗаларына тапшырылачак.

Дәүләт ярдәменә ирешеп яисә үз көче белән торак җиткергән авыл хезмәтчәннәре, медицина өлкәсендә эшләүчеләр, мәгариф хезмәткәрләре һәм дә башкалар "баш өстемдә түбәм бар", дип куанып эшкә баралар, "үз өемдә үз көем" дип сөенеп кайталар.

Дөрес, Балтач халкы өй салганда дәүләттән генә ярдәм көтеп ятмый. Туганнары, якыннары ярдәменә таянып, үз көчләре белән йорт җиткерүчеләр аз түгел. Районда төзелә торган йортларның күбрәк бистәдә һәм халык саны ягыннан зуррак авылларда төзелүен гадәти хәл, дип карарга кирәк. Шул ук вакытта һәр авылда йортларның яңаруы, өстәмә төрткеләр салып, торак мәйданнарының артуы күз алдыбызда.
Урыннарда шәхси йорт төзүчеләргә ярдәм итү, аларны рәсмиләштерү буенча авыл җирлекләренең максатчан эшләве кирәк. Балтач, Карадуган җирлекләрендә торак төзү буенча җиткерелгән еллык йөкләмә инде үтәлгән булса, Шубан, Урта Көшкәт җирлекләрендә бу юнәлештә әле эш башланмаган. Субаш, Пыжмара, Чепья җирлекләрендә дә эшне кызулату сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250