Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Ел хәйриячесе – 2015” тантанасы гөрләде (фото)

Хәйриячеләр арасында Нөнәгәр авылы зираты капкасын төзекләндерүгә акчалата ярдәм күрсәткән Нурия апа Гафиуллина да бар.

21 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә «Ел хәйриячесе - 2015" тантанасы гөрләде.
Хәйриячелек кебек изге эш "Әби патша" заманында ук башланып киткән. Ул вакытта аның төп максаты динне күтәрүгә багышланган була.
Хәзерге заманда аңа башка төрлерәк бәяләмә бирелә: ул гражданнар һәм юридик шәхесләргә милек, акчаны риясыз күчерү, яисә башка төрле ярдәм күрсәтү буенча ирекле эшчәнлек дип атала. Районыбызда да "Ел хәйриячесе" исеменә лаек булырдай олы йөрәкле шәхесләр бар. Алар арасында аеруча мактауга лаеклылары да булу - районыбыз горурлыгы. Аларны хөрмәтләү уңаеннан район мәдәният үзәгендә тантаналы чара үткәрелде. Анда ел дәверендә үзләренең эш-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булган, мохтаҗларга ярдәм кулы сузган, районкүләм бәйгеләрдә, спорт һәм мәдәни чараларда зур суммада иганәчелек ярдәме күрсәткән, үз хәләл көче белән туган төбәгенә файда китергән мәрхәмәтле шәхесләр бүләкләнде.
Менә алар: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Түнтәр авылында яшәүче, бердәнбер дәһшәтле Сталинград сугышында катнашкан ветераныбыз Вагыйз Газизовка машина бүләк иткән "Тандем" оешмасы генераль директоры Шамил Зарифов; балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне бүләкләр, уенчыклар белән сөендереп торучы, районда уза торган хәйрия акцияләрен оештыруда һәрдаим ярдәм итүче Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева; инвалидларга, бәла-казаларга юлыгучыларга, авыр хәлдәге авыруларга, районда уздырылучы чараларга акчалата ярдәм күрсәткән, төзелеш эшләрендә булышкан "Сорнай" җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерүдә һәм һәрдаим аларның гаиләләренең тормыш хәлен яхшырту юнәлешендә кайгыртучанлык күрсәткәне өчен "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинант Хәйруллин; "Физик затлар" номинациясендә җиңү яулаган - Нөнәгәр авылы зираты капкасын эшләтү өчен 45 мең сум күләмендә акча тапшырган, 2нче төркем инвалид Нурия Гафиуллина; шушы ук номинациядә җиңүче, район "Волонтер" үзәге кураторы, хәйрия акцияләрендә башлап йөрүче буларак танылган Эльвира Әхмәдуллина; "Шәхси эшмәкәр" номинациясендә инвалид балалар өчен елның-елында "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм акциясе уздыручы Радик Закиров.

Әлеге мөхтәрәм райондашларыбызның ярдәмнәре күпчелек очракта физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган. Шуңа да сәламәтлекләре чикле гражданнарыбыз арасында сәнгатьтә, бигрәк тә, спортта уңышларга ирешкәннәре байтак. Райондашларыбызга ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган һәм саллы бүләкләре белән ярдәм иткән иганәчеләргә олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар хөрмәтенә моңлы җырлар, үзенчәлекле һөнәрләр тәкдим иттеләр.
Смәел авылында туып-үсеп хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче, коляскада бию сәнгате буенча күптапкырлар дөньякүләм бәйгеләрдә мактаулы урыннар алган, "Татарстанның энҗе бөртеге - 2015" конкурсының җиңүчесе Смәел авылы кызы - Нурсинә Галиеваның чыгышы мөгаен, иң зур бүләк булгандыр...
Һәм шулай ук Чулпан Габделганиева, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Әнисә Фазылҗанова, Җәмилә Сибгатуллина, Наил Фәсыйхов, Марс Сәләхетдинов кебек күренекле райондашларыбыз белән беррәттән кечкенә малай-кызларның һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләренең дәртле бию-җырлары бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде.
Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында кул эшләренә сәләтлеләре дә шактый икән... Аларның иҗат җимешләренең бер өлеше фойедагы күргәзмә-ярминкәдә тәкъдим ителсә, ә үрелгән кәрҗин, шәльяулык, урындыкны тамаша вакытында аукционда уйнаттылар. Бәйрәм тантанасы барышында залда утырган бер төркем иганәчеләр арасында кесәсе калын агайлар әлеге әйберләрнең бәясен берничә мәртәбә арттырып сатып алды. Ә шәхси эшмәкәр Радик Закиров үзенең мәрхәмәтлелеге белән тагын бер кат тамашачыны таң калдырды. Аукционда сатып алган сирин чәчкәсен хәтерләткән шәльяулыкны Нөнәгәр авылыннан килгән Нурия апа Гафиуллинаның иңнәренә салды. "Менә бу, ичмасам, чын ир-егет эше!", дип сокланып, Радик әфәндене озак алкышлады тамашачы.

Менә шундый игелекле иганәчеләребез булганда авырлыклар алдында югалып калмыйча, хыялларны чынга ашырырга, авырлыкларны җиңеп, яхшыга өметләнергә җирлек бар.
Фотоларны тулы күләмдә "Хәйрияче - 2015"сәхифәсендә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250