Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта элмә такталар ике телдә дә языламы?

Татарстан Республикасында рус һәм татар телләре тигез нигездә дәүләт телләре булып тора. Теләсә-кайсы оешма, учреждение, сәүдә объектларында бер телдә генә башкарылган элмә такталардан файдалану законны бозу дип санала.

"Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Закон»ның 14 маддәсендә "Документлар (бланклар, мөһерләр, штамплар, штемпельләр) һәм дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт органнары, предприятие, учреждение һәм башка оешмалар исемнәре язылган элмә текстлары Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә рәсмиләштерелә" диелгән. Ә 23 маддәдә "Татарстан Республикасында географик атамалар һәм язулар, топографик билгеләмәләр, юл күрсәткечләре татар һәм рус телләрендә, шулай ук башка телләрдә, җирле халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, рәсмиләштерелә" диелгән урыннар бар.

Районда ике телдә дә – русча һәм татарча язылган элмә такталар эшләтү дәвам итә. Ике телдә язылу матурлык кына тудырып калмый, җанга да рәхәтлек бирә.

Балтачта элмә такталар ике телдә дә языламы? Законнар үтәлмәгән очракларга тап булсагыз, фотосын безгә юллый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев