Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта елның йөзенче сабые туган

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә 100нче баланың туу турында акты рәсмиләштерелде.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Рифкать кызы Әхмәтханова Алан авылыннан Гайнановлар гаиләсен өченче балалары туу белән котладылар. Айдар Фоат улы тантаналы рәвештә туу таныклыгын һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.

Сабый 2020 елның 22 май көнне дөньяга аваз салган. Әти-әнисе балага Әлихан дигән матур исем кушканнар. Бу сабый көчле, сәламәт, hәр яктан тулы үсеш алган егет булып үссен, киләчәктә үзенең исемен матур эшләр белән бизәсен.


#балаларныяклаукөне #100нчебала #ТАССРның100еллыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС хезмәткәрләре ТАССР 100 еллыгы сабый туган