Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта эшсезләр саны кыскартылулар хисабына арта

19 апрель көнне район мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, мәшгульлек дәүләт хезмәте оешуының 25 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан башкалада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендә очрашу оештырылды.

Район мәшгульлек үзәгендә 5 белгеч хезмәт куя. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә райондагы хезмәт базарында тотрыклылык саклана. Чирек гасырдан бирле гражданнарны - эш, ә эш бирүчеләрне - тиешле кадрлар белән тәэмин итеп киләләр. Халыкка эш урыннары булдыруда, уңай шартлар һәм яңа мөмкинлекләр тудыруда өлеш кертәләр. Тормышлары авыр хәлдә калганнарга ярдәм итеп, киләчәккә өмет уяталар.

Алар үз хезмәт вазыйфаларын халык белән тыгыз элемтәдә аңлашып, теләктәшлек табыш башкаралар. Мәшгульлек үзәге хезмәт базарындагы хәлне яхшыртырга тырыша. Моның өчен беренче чиратта эшсезләрне төрле һөнәрләргә укытулар оештырыла. Махсус курсларда укып газ белән эретеп ябыштыручы, тракторчы, төрле категорияле машина йөртүче, электрик, пешекче белгечлеге алуга мөмкинлек тудыралар. Җәмәгать эшләрен оештыруның да файдасы зур. Шулай ук мәктәпләргә барып, укучылар белән дә очрашулар һәм мөһим чаралар үткәрәләр.

"Хәзерге көндә район буенча 202 граждан эшсез буларак исәптә тора. Бу алдагы елдагыдан бераз артыграк, билгеле. Илдә кризис булганда моны аңларга да була. Шул сәбәпле күпчелек эш сорап килүчеләр кыскартылуларга дучар булган хезмәткәрләр, алар хисабына эшсезләр саны арта. Киләчәктә аларга дә эш урыннары булдырырга тырышабыз", - дип белдерә район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин.

Фото: http://extern.b-ts.ru/img/BLOG/2015-03-16-extern-glos-07.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250