Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Факел” яшүсмерләр клубын ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

Бүген бистәбезнең "Факел" яшүсмерләр клубын капиталь ремонттан соң куллануга тапшырдылар. Аны ачу тантанасында районга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Быел республикада яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы итеп үткәрү урыннарын уңайлы итү максатында "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" программасы старт алды. Әлеге программага Балтачның "Факел" яшүсмерләр клубы да кертелде.

1989нчы елда Төзүчеләр урамындагы 9нчы йорт подвалында оешкан яшүсмерләр клубы 1995нче елда бүгенге бинага күчә. Шул еллардан бирле биредә капиталь ремонт ясалмаган, бары өч ел элек кенә өлешчә төзекләндерү эшләре башкарылган. Быел исә республика программасы кысаларында капиталь ремонт эшләнде. Моңа бигрәк тә биредә шөгыльләнүче балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары куанды. Чөнки СМУ микрорайоны халкы өчен "Факел" спорт белән шөгыльләнү урыны гына түгел, биредә шаулап-гөрләп төрле мәдәни чаралар үтә, клуб бинасында күчмә китапханә дә эшли.

- Ремонт эшләре өчен республика бюджетыннан 4 миллион сум акча күчерелде. Төзекләндерү эшләрен үзебезнең "Стройград" (җитәкчесе Наил Сафиуллин) оешмасы башкарды. Бинаның тышкы ягы өлешчә керомогранит плитка белән тышланды, түбәсе алышынды, керү ишекләре, тәрәзәләр яңартылды, идәннәр, стеналар, душ бүлмәләре эшләнде, санүзәк, киенү-чишенү бүлмәләренә ремонт ясалды, электр үткәргеч алыштырылды, - ди район төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев.

Клубның үзен төзекләндерүдән тыш, янындагы террриториядә дә күләмле эшләр башкарылды. Хезмәткәрләр көче белән матур композиция эшләнде. Кыскасы, "Факел" тирәсе гөл бакчага әверелде. Хәер, биредә ремонт барган вакытта да клуб тирәсе шау чәчәктә утырды.

- Капиталь ремонттан соң клуб икенче яшьлегенә кайтты. Без бик шат. Безнең карт бүлмәсе бик начар хәлдә иде, хәзер ул танымаслык булып үзгәрде. Методистлар өчен дә бүлмә булдырылды. Хәзер үзебезнең тренажер залыбыз булачак, аларның кайтуы көтелә. Туризм буенча түгәрәк оештыру юнәлешендә дә эш алып барабыз. Өстәл теннисы, дзю-до, кул эшләре түгәрәкләренә йөрүче балалар да заманча шартларда шөгыльләнәчәк, - дип куанычлары белән уртаклашты педагог- оештыручы Резеда Фазылҗанова.

Интернет, кесә телефоннары, пейджерлар булмаган заманнарда, балаларның кайда икәнлекләре төгәл билгеле иде: җәен футбол кырында, кышын хоккейда. Хәзер балалар күбрәк замана техникаларына тартыла. Балаларның нәрсә белән булса да мавыгулары, кызыксынулары мөһим. Бу нисбәттән яшүсмерләр клубы - тәрбиянең бик тә кирәкле формасы. Аны берни дә алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250