Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта фермерларга нинди ярдәм күрсәтелә?

«Татарстан» хуҗалыгы яшь крестьян-фермер Хәкимҗанов Айрат Рәшит улына максатларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү йөзеннән файдаланылмый торган буш ферма бинасын бирде.

Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләренә эш башлаучы фермерларга буш торган биналар бирү ягыннан ярдәм итү турындагы мөрәҗәгатеннән соң, беренчеләрдән булып «Татарстан» хуҗалыгы яшь крестьян-фермер Хәкимҗанов Айрат Рәшит улына максатларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү йөзеннән файдаланылмый торган буш ферма бинасын бирде.

Әлеге бинада крестьян-фермер үзенең кошчылык фермасын ачып җибәрде, бинаны төзекләндерде, кошлар өчен барлык уңайлы шартларны булдырды: оптималь температура режимы һәм дымлылык дәрәҗәсе, уңайлы җимлекләр, автоматлаштырылган су эчерү җайланмалары, витаминлы катнаш азык һ.б. Яшь крестьян-фермер бер урында тормый. Ул үз алдына зур максатлар һәм бурычлар куеп эшли. Айрат Рәшит улы район халкына 2020 ел дәверендә бу фермада 50 мең башка якын яңа туган чебиләрдән башлап бер айлык чебиләргә кадәр үстереп сатарга планлаштыра. Районда үз эшен ачып, туган җирендә яраткан эше белән шөгыльләнүче бу яшь фермерга эшендә уңышлар телибез!

Районыбыз башлыгы район башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә бу кошчылык фермасының эшчәнлеге белән шәхсән танышты. Яшь крестьян-фермер аның хуплау, мактау сүзләрен алга таба эшләргә этәргеч итеп кабул итте. Рамил Рәшитович авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре ярдәменең мөһим булуын һәм башкаларга да шушы үрнәктә эшләргә кирәк булуын ассызыклады.

Гүзәл Шәфигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Район халкы бу егетне подерживать итеп , чебилэрне Айраттан алсынар иде.

    Теги: эшмәкәрлек