Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта әфганчы-интернционалистлар өчен традицион хәтер көне узды (+фоторепортаж)

Хәтер көне дип әйтү юкка гына түгел, чөнки 15 февраль - моннан 28 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп, соңгы совет солдаты чыккан көн буларак билгеләп үтелә. Шуңа да бу көн әфганчылар өчен бик кадерле - бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне!

Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела.
Быел да һәйкәл янында очрашып, тантаналы төстә венок куйганнан соң, хәрби комиссариат янына җыелдылар. Ә аннан сафка тезелеп, бистә үзәгендәге "Батырлар аллеясы"на юл алдылар. Биредә дә сугышта һәлак, кайткач вафат булган хезмәттәш дуслары истәлегенә һәйкәлгә чәчәк салу чарасында катнаштылар.
Әфганчылар хөрмәтенә ашханәдә табын һәм район мәдәният үзәгендә бәйрәм концерты әзерләнгән иде.
Быелгы очрашуның иң истә калган, мөһим вакыйгасы райондашларыбыз - әфганчы егетебез Бөрбаш егете Фаил Шәфигуллин сүзләренә иҗат ителгән "Әфганстан - Әнкәй сагышы" дип исемләнгән җырны тәүге тапкыр тамашачыга тәкъдим итү булды. Ә көй авторы - Нөнәгәрдән Наил Фәсыйхов. Җырны шулай ук Нөнәгәр егете, әфганчы Рамил Нигъмәтҗанов гармунда уйнап, үзе башкарды. Баласын сугышта югалткан әнкәйнең күңел халәтен, Ана хәсрәтен, сугыш афәтен ачып биргән бу җырны тамашачы аягурә басып алкышлады, райондашларыбызның иҗат җимеше өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250