Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н ничек үткәрәчәкләр?

Балтачыбызда бу көнне төрле чаралар үтәчәк. Тантаналы рәвештә яңа туган сабыйларны теркәү, район башлыгы катнашында бер гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру планлаштырыла.

Һәр ел 8 июльдә Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. «Ныклы гаилә» федераль партиясенең киң масштаблы социаль-мәдәни проекты кысаларында Балтачыбызда бу көнне төрле чаралар үтәчәк. Тантаналы рәвештә яңа туган сабыйларны теркәү, район башлыгы катнашында Пыжмара авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру планлаштырыла.

Проект кысаларында “Яшьләр көне” уңаеннан узган бәйрәм чарасында исә иң яшь гаиләне тәбрикләү, “Коляскалар парады, “Ползункиларда йөгереш” бәйгеләре үткәрелгән иде. Проектның максаты: гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, гаилә традицияләрен булдыру, балаларда һәм ата-аналарда гаиләгә карата уңай караш тәрбияләү.

Редакциядән: Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме