Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта гаиләләрдә чыккан низагларны хатын-кызлар советы хәл итә (фото)

Балтач районы ЗАГС бүлегендә хатын-кызлар советының җирлекләрдәге бүлекчә вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.

Гүзәл затлардан башка яшәешне күз алдына да китереп булмый. Хатын-кыз яңа тормыш бүләк итә. Гаиләдә ул - йортка ямь, нур, җылылык өстәүче хуҗабикә, сабые өчен - назлы әни, ир-ат өчен - сөекле хатын. Бу һәр гаиләдә дә шулаймы? Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда кемнән ярдәм сорарга? Гаилә мөнәсәбәтләрен чит-ятларга белдерми генә ничек хәл итәргә? Кемнең ишеген шакырга? Район хатын-кызлар советы бу юнәлештә иң якын сердәшче һәм киңәшче. Алар ярдәме белән язмыш сынавы алдында калган бик күп гаиләләрне сакланып калды, балалар ата-ана назыннан мәхрүм булмады.
- Безнең хезмәт трибуна эше түгел. Хезмәтебез зирәклек, кирәк чакта хәйләкәрлек тә таләп итә. Бүгенге көндә халыкна җыеп лекцияләр укып кына да дөрес юлга бастырып булмый. Һәр гаилә яңа китап, һәрберсенә шәхси якын килү кирәк. Кайчагында корылык, ә кайвакыт йомшак мөнәсәбәт авыр хәлдән чыгу өчен төп корал. Әмма һәр ике очракта да максат бер - гаиләләрне саклап калу, балаларны ата-ана назынна мәхрүм итмәү, - ди инде озак еллар район хатын-кызлар советы җитәкчесе булып эшләүче Фирая Хәкимҗанова.
Бу теманы күтәрүебез юкка түгел, чөнки гаиләләр таркалу, авылларда өйләнмәгән карт егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар артуы, ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да шешәгә ябышуы, гаиләдә әти кешенең авторитеты көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Шушы көннәрдә район ЗАГС бүлегендә хатын-кызлар советының җирлекләрдәге бүлекчә вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, башкалар белән эш алымнары белән уртаклашуга корылган бу капма-каршы җылы сөйләшү бигрәк тә яшь белгечләр өчен бер дигән ярдәмлек булды.
Проблемалар килеп чыккан гаиләләргә очрашуга барган чакта җитәкчеләрнең, хакимият вәкилләренең сүзе дә үтмәскә мөмкин, әмма хатын-кызлар советының җирле җитәкчесе буларак һәм үзләренең үрнәк яшәү рәвешеләре аша әлеге ханым-туташлар ялгыш адымга барган кешеләргә зур йогынты ясый. Ә аның нәтиҗәсе - сакланып калган күпме гаиләләр, шул гаиләдә тәрбияләнүче күпме сабыйлар саны белән исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250