Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта гашыйклар көнендә яңа гаилә барлыкка килгән

Гашыйклар көнендә Балтач ЗАГСында Сергей Чупанов белән Розалия Леонтьева язылышты.

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. 14 нче февраль - Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклеләргә, яраткан кешеләргә бүләк әзерләп ярату хисләрен белдерәләр. Менә бу агымдагы елның 14 февраль көне дә аермалы булмады: бер-берсенә ярату хисләрен белдерү һәм язмышларын законлы рәвештә мәнгегә бергә бәйләү максатыннан, Балтач районы ГХАТ бүлегенәдә Сергей Чупанов белән Розалия Леонтьева язылышты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова тарафыннан матур сүзләр әйтелеп, актлар язуына куллар куелып, балдаклар кидерелгәч, яшьләргә шушы көннең истәлеге итеп бүләк - картина тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250