Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Град” залплы реактив ут системасын урнаштырдылар (+фоторепортаж)

Бүген Казан юлындагы Ватан сакчылары һәйкәле тагын бер техникага баеды

Намуслы, максатчан Балтач хәрбиләренең бердәмлеге белән Казан юлында искиткеч хәрби комплекс барлыкка килде. Чик сакчылары үрнәгендә башкарылган эшләр дәвамлы булды, хәзер биредә һәр гаскәрнең үз техникасы урын алды. Хәзер хәрби бәйрәмнәрнең һәрберсен биредә зурлап уздыралар. Әлеге чараларга хәрбиләр генә түгел, аларның гаиләләре, балалары да бердәм булып килә.

Бүген исә сугыш хәрәкәтләрендә һәм хәрби конфликтларда катнашкан егетләр Ватан сакчылары һәйкәленә  үзләренең символикаларын, легендар “Катюша”ның оныгы “Урал” машинасы базасында эшләнгән “Град” (реактивная система залпового огня "Град" ) залплы реактив ут системасын урнаштырдылар.

Әлеге техниканы торгызу берничә айга сузылды. Хәрби конфликтларда катнашкан егетләр  башка гаскәр ветераннары ярдәме белән техникага яңа сулыш өрде.

Аеруча әфганчылар советы рәисе Дилүс Гатиятуллинны атап узасы килә, чөнки әле эш аның идеясы белән башлангыч алды. Районның баш архитекторы Шамил Борһанов исә эшне контрольгә алып, киңәшләре белән ярдәм итсә, десантчы ветеран Фаил Габдрахманов төзелеш материаллары белән ярдәм кулы сузды. Илшат Мәгъсүмов та әлеге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе булды, – ди үзе дә көне-төне егетләр янында булган Ринат Зарипов.

Әлеге тарихи мизгелнең бүген үземә дә шаһите булырга туры килде. Егетләрнең бердәмлегенә, хәрбиләрнең максатчанлыгына сокланып кайттым. Эштән соң, юк вакытларын бар итеп, гаиләләрен калдырып, кичләрен  тимер кисәкләренә җан өреп, тулы бер техниканы торгызулары хәрби бердәмлекнең ачык мисалы.

P.S. Техниканы төзекләндерү чорында ракета гаскәрләре ветераны, “Балтачагрохимсервис” оешмасы җитәкчесе Наил Гыйләҗевның да ярдәме зур булган. Көннәр салкынайта башлау белән җитәкче техниканы ремонтлау өчен арендага бина биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан сакчылары һәйкәле