Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта хезмәтне саклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды (фото)

Хезмәтне саклау комиссиясенең чираттагы утырышында көн тәртибе буенча узган яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар һәм юнәлешләр күрсәтелде. Җәйге чорда район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренең балалары арасында оештырылган рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Утырышны алып баручы район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе, хезмәтне саклау комиссиясе рәисе Рафис Ильясов көн тәртибе белән таныштырып, башкарылган эшләргә кыскача күзәтү ясады.
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау буенча нәтиҗәләр белән район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Ришат Нуриев доклады тыңланды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, ярты еллыкта хезмәтне саклауга 11 миллион 905 мең 514 сум акча тотылган. Бу авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә хезмәт куючы бер кешегә уртача 3971 сум туры килә. Ә "Яңа тормыш", "Дуслык", "Сорнай", "Кама", "Сосна" кебек хуҗалыкларда бер эшчегә 4500-5000 сумнан артып китә.
Хезмәтне саклауга хезмәткәрләрне махсус эш киемнәре, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, санаторийларга юлламалар һәм эш урыннарын яхшырту чаралары керә. Эш урыннарында имгәнү алу очрагы буенча районда олы фаҗигаләр, шул исәптән-үлем китемнәр юк. Агымдагы елда бары тик ике җиңелчә имгәнү очрагы теркәлгән - "Дуслык" һәм "Маяк" җәмгыятьләрендә сыер савучы хатын-кызлар имгәнү алганнар. Шул ук вакытта "Дуслык", "Уңыш", "Труд", Арбор" җәмгыятьләрендә хезмәтне саклау инспекторлары юк. Бу эшләрне бетерү һәм булдырмый калу, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү юнәлешендә барлык оешма-җәмгыятьләрдә тикшерүләр үткәрелгән, эш бирүче җитәкчеләр һәм белгечләр - барлыгы 103 кеше махсус курслар үтеп, аларга таныклыклар тапшырылган . Район буенча 98 процент эш урыннарына аттестация үтелгән. Шунлыктан, район республика буенча хезмәтне саклау юнәлешендәге эшчәнлек буенча алдынгы урында тора.

Утырышның икенче өлешендә "Хезмәтне саклау профилактикасы культурасын бергәләп үстерик" дигән темага үткәрелгән рәсем конкурсында җиңүче балаларның әти-әниләренә Дипломнар тапшырылды. Беренче урынны Ранил Маннапов, икенчедә Илшат Вәлиев алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250