Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта "Хәтер һәм кайгы көне" билгеләп үтеләчәк

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
Шул көн уңаеннан, район үзәгендә "Батырлар аллеясы"нда көндезге сәгать 10.00да Бөек Җиңү хөрмәтенә гомерләрен дә кызганмый утка-суларга кергән батыр йөрәкле якташларыбызны искә алу чарасына җыелабыз, бер минут тынлык белән искә алып, аларга булган олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерәбез. Мәңгелек утка чәчәкләр салу да оештырылачак.
Әлеге чарада бистә халкын катнашырга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250