Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Җиңү парадын үткәрүдә мәктәпләрнең хезмәте зур

Һәрбер зур бәйрәм мәктәп коллективлары, укучылар һәм укытучылар актив катнашында узганда гына уңышлы була.

Балтач бистәсендә 9 май Парады уздырылганда бу бик ачык күренде. Бәйрәм башланыр алдыннан мәктәп коллективлары урамдагы тамашачы өчен сугыш чоры вакыйгаларын оста тасвирлаган төрле күренешләрне тәкъдим иттеләр. Аларның һәрберсе уйланылган һәм күңелдә якты хатирәләр калдырылырлык иде. Балтач гимназиясе матур концерт номерларын үзәк майданда тәкъдим итсә, Норма урта мәктәп коллективы чыгышы мәдәният үзәге каршында булды. Ветераннарны военкомат бинасы янында сугыш елы җырлары белән Салавыч мәктәбе каршы алдылар. Сосна мәктәбе палаткалар корып сугышта привал өлешен күрсәтсә, Балтач урта мәктәбе канлы бәрелеш вакыйгасын тәкъдим итте. Карадуган мәктәбе барлык укытучылары һәм хезмәткәрләре ярдәмендә тылда хатын-кызлар һәм яшьүсмерләр газапларын, авыр хезмәтләрен ачып сала алдылар. Кече Лызи мәктәбе чын мәгънәсендә Берлины алган иде. Мәдәният үзәге болконы рехстагка әйләнеп, аның өстенә Җиңү флагы эленгән иде. Бу тамашаларны әзерләгән, уйлаган һәм чын эчтәлегенә туры китереп уйнаган коллективларга олы рәхмәт! Булдырдыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250