Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Качману бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр

19нчы гыйнварда Православие динен тотучылар районда үзләренең мөһим дини бәйрәмнәренең берсен - Качману йоласын зурлап билгеләп үттеләр.

Чепья һәм Кече Лызи чиркәүләрендә төнге сәгать 12.00дә Георгий һәм Рафаэл атакайлар җитәкчелегендә гыйбадәт кылу йолалары башланып китте.
Чепья авылы чиркәвендә 120дән артык кеше булган. Бу изге йолага ихластан ышанучылар арасында күрше-тирә авыллардан тыш, Мари Иленнән һәм Киров өлкәсеннән кадәр килүчеләр булган. Чепья зонасы буенча чистарыну йоласы - "обряд очищения" Иске Көшкәт авылында үткән.
Кече Лызи чиркәвендә гыйбадәт кылучылар иртәнге сәгать 3.00тә Шушма елгасына таба юл алганнар. Анда махсус тәре рәвешендә бозны кисеп эшләнгән бәкедә теләге булганнар чистарыну йоласын башкарганнар. 3әр тапкыр суга чумып алганнар. Әлеге йола барышында МЧС, авыл җирлеге идәрәсе һәм медицина хезмәткәрләре кизү торган.
Георгий атакай сүзләре буенча, чистарыну йоласын башкаручылар шулкадәр күп булган, хәтта төнге сәгать 10.00да да суда чумып алырга дип килгәннәр.
Бәйрәмчә гыйбәдәт кылу хезмәте Биктәш авылы чиркәвендә дә үткәрелгән. Анда бу йоланы Рафаэл атакай башкарган. Әлеге чарада катнашучылар арасында татарлар да күп булган. Аларның бу гамәлләрен чистарыну йоласы белән бер ничек тә бәйләп булмый, ә бары тик көтелмәгән, кискен тәэсирләр яратучылар яки салкын суда коенудан тәм табучылар дип кенә кабул итәргә кирәк.
Фото: http://selskaya-nov.ru/page/kreshhenskie-kupaniya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250