Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кемнәр төп юридик документлы булды?

25 сентябрь көнендә ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган 20 балага тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.

Бәйрәмне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырдылар. Әлеге тантанада Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин балаларны кайнар котлап, укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле вакыйга белән котлады. Аннары, Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Ирина Гарифуллина белән берлектә балаларга паспортларын тапшырганнан соң, Рәсәй Гимны яңгырады. Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да үзенең матур теләкләрен җиткереп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде. Шулай ук истәлеккә фотолар ясалды.

Чараның төп максаты булып үсеп килүче буында горурлык, үз илең өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, яшьләрдә патриотизмны үстерү тора.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру