Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кемнәр яши?

Балтач шәһәр җирлеге территориясендә 1755 пенсионер, 395 инвалид, 136 тыл, 9 сугыш ветераны яши.

Бу - барлык 8385 кешенең 27,3 проценты. Бүген Балтач урта мәктәбендә - 686, гимназиядә 447 укучы белем ала. Монысы Балтачтагы барлык халыкның 13,5 проценты дигән сүз. Иң күп бала - 168 - беренче номерлы бакчага йөри. Аннан кала икенче номерлы бакчада - 150, 4нче номерлысында - 118, 3нче номерлы бакчада 98 бала тәрбияләнә. Менә шушы балаларга туры килгән 6,3 процентны да кушкач, Балтачта яшәүче барлык халыкның 47 проценты югарыда әйтелгән категорияләргә туры килә. Бакчага йөрмәгән балаларны да кушсаң, бу сан тагын да артып китә. Балтач шәһәр җирлегендә узган ел 73 кеше үлгән. Ә туучы балалар саны - 138. Артабыз, димәк. Былтыр үз тиңнәрен табып язылышучылар да шактый - 205 пар. Кызганыч: аерылышучылар да бар - 53 гаилә «җимерелгән».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250