Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кемнәрнең хезмәтләре хөрмәтләнә?

Котлыйбыз!

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, прокуратура эшчәнлегенә, законлылыкны ныгыту һәм хокук тәртибен тәэмин итү эшен оештыруга зур өлеш керткәне өчен, Айрат Шәкертҗан улы Низамиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Борнак” җәмгыятенең баш икътисадчысы Людмила Трифоновна Иванова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сосна” җәмгыятенең хисапчысы Мәүлия Хашим кызы Мөхәммәтҗанова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Норма авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Кариле авылы пенсионеры Мәдинә Садыйк кызы Агульдинова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район халкына мәгълүмат бирүгә зур өлеш керткәне өчен “Кайтаваз” радиосы директоры Гөлйөзем Салих кызы Мәннапова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Җәмәгать туклануы системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач” кафесы пешекчесе Эльмира Нургали кызы Мәгъсүмова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре, озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм 50 яшьлек юбилейлары уңаеннан, “Якты юл” җәмгыяте хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Алсу Гыйлемҗан кызы Әюпова – терлекче;
Фәридә Рамазан кызы Габделхакова – бозау караучы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте шоферы Анатолий Тукаевич Тукметов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Борнак” җәмгыяте сыер савучысы Гүзәлия Мәгъсүмҗан кызы Гыйниятуллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев