Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү ничек бара? 

Ел башыннан урындагы җирле иҗтимагый кабул итүләргә 55 кеше мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгатьләрнең берсе дә язмача кермәгән, гражданнар кабул итүләрдә генә катнашкан. Гражданнарны җирле иҗтимагый кабул итү секретаре, район башлыгы Рамил Нотфуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм урындагы пенсия идарәсе, нотариус, суд приставы, БТИ белгечләре, адвокатлар кабул иткән. Мөрәҗәгатьләрнең 7се канәгатьләндерелгән, бу 12.73 процент дигән сүз. Күбрәк 36 яшьтән башлап 55 яшькәчә булганнар мөрәҗәгать итә, аннан 35 яшькәчә булганнар, 56 яшьтән узганнарның да сораулары булгалый икән. Алар арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр күп, пенсионерлар белән эшсезләр дә бар. Укучылардан, студентлардан бер генә мөрәҗәгатҗ тә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев