Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта "Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән" дип исемләнгән рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

28 май көнне район Советының утырышлар залына “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип исемләнгән балалар арасында үткәрелгән рәсем конкурсында катнашучылар җыелды.

 Әлеге конкурста быел барлыгы 25 бала катнашты. Аларны районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү буенча координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин котлап, бүләкләп узды. “Ел саен традицион рәвештә үткәрелүче бу конкурс үз дәрәҗәсен һәм актуальлелегн югалтмый, киресенчә, заманча алымнар арткан саен популярлаша гына бара. Бик күп төрле җитештерү тармаклары, һөнәр ияләре бар. Менә сез үз күзлегегездән чыгып, хезмәт шартларын үтәү, саклану чараларын булдыруны рәсемнәр аша әйтеп, аңлатып бирә белгәнсез!” дип балаларның куйган хезмәтен хуплады Илшат Солтанович. Тик кызганыч, урта яшьтәге укучылар арасында 1 һәм 2 урыннарга дәгъва кылырлык эш кенә юк иде. Бу бер дә күңелле түгел. Булган рәсемнәр арасыннан сайлап алып аннан соңгы урыннарны гына билгеләдек, дип шелтә дә белдерде конкурска нәтиҗәләр чыгаручы комиссия рәисе. Балаларга бүләккә хезмәтне саклау дигән махсус магнитлар, кружкалар, бейсболкалар, футболкалар һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең профсоюзы әзерләгән махсус күчтәнәч тәм-томнар да бирелде. Беренче урынга лаек булучылар үзләре ясаган рәсем төшерелгән футболкаларны аеруча да сөенеп кабул итеп алдылар. 

Җиңүчеләр исемлеге 
Кече яшьтәгеләр арасында 
Мәннапов Данил (Балтач урта мәктәбе) – 1 урын 
Нуреева Язилә (Салавыч балалар бакчасы) - 2 урын 
Максимова Адиля (Карадуган гимназиясе) - 3 урын 
Гарифуллин Данияр (Балтач, №3 балалар бакчасы) - 4 урын 
Шәйхетдинова Зөһрә (Балтач, №3 балалар бакчасы) - 5 урын 

Урта яшьтәгеләр арасында 
1 урын - 
2 урын - 

Петрова Полина (Кече Лызи мәктәбе) - 3 урын 
Галиәхметова Регина (Карадуган гимназиясе) - 4 урын 

Югары сыйныф укучылары арасында 
Васильева Адиля (Салавыч күппрофильле лицее) – 1 урын 
Мәннәпова Алисә (Балтач урта мәктәбе) – 2 урын 
Садикҗанова Айсинә (Карадуган гимназиясе) – 3 урын 
Мухина Арина (Кече Лызи мәктәбе) – 4 урын
 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт саклау