Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта хәтер яңарттылар. Кемнәр? (+фоторепортаж)

1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн. Безнең өчен Хәтер көне.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, район үзәгендә урнашкан "Батырлар аллеясы"нда кичә митинг булды. Үзәктә урнашкан оешма-предприятие, район Советы һәм район башкарма комитетының бүлек хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, балалар һәм бистә халкы катнашында Илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Әлеге чарага Балтач бистәсендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Мансур Хәсбиуллин белән Гыйльван Гыйльмуллин да чакырулы иде. Мансур ага Хәсбиуллин: "Ил-көнгә тынычлык теләп, башка беркайчан да сугышлар булмасын, без күргән кайгыларны сезгә кичерегә язмасын иде! - дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев