Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта коррупциягә каршы ниләр эшләнә? (+фото)

Хәзерге минутларда район утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы бара.

Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе 5 көӊ тәртибе карады

2017 нче елның коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясады

Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәткәндә административ регламентны үтәү һәм контрольләү турында информацияне район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге җитәкчесе Алия Галиева җиткерде.

Балтач район башкарма комитеты тарафыннан кече һәм урта бизнес эшмәкәрлек эшчәнлеге үсешендә субъектларга булышлык, ярдәм күрсәтү турында Балтач район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Фәнис Галимзянов чыгышы тыӊланды.

2018 нче елның беренче кварталында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затлар белән законда каралган тыюлар һәм чикләүләрне булдырмау максатыннан башкарылган эшләр турында коррупцион һәм башка төрле хокук бозуларны кадралар арасында профилактиклау буенча җаваплы хезмәткәр - Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хайруллина хисап тоты.

Районда массакүләм мәгълүмат чараларында гражданнарны хокукый яктан агарту, коррупциягә каршы көрәш, пропаганда эшен оештыру буенча язма материалларны бастыру буенча планнары турында «Хезмәт» район газетасының баш редакторы Вакыйф Зәкиев чыгыш ясады.

Каралган мәсәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш