Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кошлар көненә ничек әзерләнәләр

Март аена аяк басуга, гадәттәгечә зур түземсезлек белән җылы яктан кайтучы кошларыбызны көтә башлыйбыз. Ишек алдына чыгып, бер кат сыерчык ояларын барлыйбыз. Шул чакта күңелгә рәхәт булып китә. Тиздән - 1 апрельдә кошлар көне дә җитә.

Шул уңайдан, башка еллардагы традицияләребез саклана микән дигән уй белән , районыбыз табигатен саклаучылар янына юл тоттым. "Балтач" дәүләт тыюлыгы директоры Альберт Фәрхетдинов белән инспектор Рамиль Хаҗиев мине бик җылы каршыладылар.
- Әйе, тиздән кошлар көне. Бераз бу көннең тарихына тукталсак та начар булмас.1894 елда Америка Кушма Штатларында кошларыбызга игьтибарны арттыру максатыннан, бу көн аерым билгеләнеп уза башлый. Тора-бара массакүләм мәгьлүмат чаралары аша бу чара Европа илләренә дә күчә.
1910 елда безнең илдә дә табигатьне саклаучы оешмалар төзелә, кошларга оялар ясап кую, аларны каршылау буенча җанлы эш башланып китә. Билгеле, бу эш безнең районда да үз югарылыгында алып барыла. Язга керүгә балалар бакчаларында, мәктәпләребездә бу эш аеруча оешкан төстә башланып китә. Мәктәпләребездә башта сыйныфлар арасында, аннары мәктәп күләмендә иң матур сыерчык оясына конкурслар үтә. Иң матур дип табылганнары район конкурсына җибәрелә. Анысына исә без махсус комиссия белән нәтиҗә чыгарабыз. Җиңүчеләрне бүләкләү исә, зурлап уздырыла.
Соңгы вакытта андый зур чараларны Кече Лызи, Бөрбаш, Карадуган мәктәпләрендә оештырдык. Мәктәп укучылары җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң килгән кунаклар белән табигатькә чыгып, сырчык ояларын урман кырына урнаштырып , карга боткасыннан авыз итеп, үлән чәйләре эчеп, табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр.
Бу эшне киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез дип уйлыйбыз. Инде бүгеннән мәктәпләребездә бу чарага ныклап әзерләнә башладылар. Билгеле, бу изге эшкә оешма-предприятиеләребездә актив кушылса , без бик рәхмәтле булыр идек. Үз өлешебезне кертеп, табигатебезгә, Җир-Анабызга күпме файда китерер идек. Табигатебезнең матурлыгын кошлардан башка күз алдына китерүе дә авыр, моны һәркем исендә тотып, хәленнән килгәнчә ярдәм итсен иде.

Фото:http://www.velikoeschool.ru/v2/archives/2655

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250