Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Күп бала ул - бик мөһим!» дип исемләнгән чара узды (+фото)

Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәм "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач мәдәният үзәгендә «Күп бала ул - бик мөһим!»  дип исемләнгән, өч ул тәрбияләүче күп балалы аталар өчен чара узды.

Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру уңаеннан үткәрелде.

Чарага күп балалы гаиләләр, катнашучыларның җанатарлары, район оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде.

Мәдәният үзәге фойесында зур курчаклар белән фотокүргәзмә һәм фотозона оештырылган иде. Ә «Волонтер» үзәгенең яшь активистлары кунакларга «ТАССРның 100 еллыгына» багышланган эмблема тапшырдылар. 

Чара өч ул тәрбияләүче күп балалы әтиләрнең өй биременнән башланды. 7 гаиләнең һәрберсе үз осталыгын күрсәтте. Беренче булып сәхнәгә Егоровлар гаиләсе чыкты, аларның хәрби җыры һәм биюе аеруча соклану уятты. Шигьри җанлы Абдуллиннар гаиләсен дә тамашачы җылы кабул итте. Нәҗиповларның өлкән уллары башкаруындагы әтиләр турындагы җырга тиңнәр булмады.  Гыйбадуллиннарның уллары шигырь юллары аша әтиләренең гаиләдәге өстенлеген күрсәтте. Тамашачыларның аерым мәхәббәтен Фәрзиевларның «Чабата» биюе яулады. Фәйзрахмановларның өлкән уллары башкаруындагы концерт номеры аеруча истә калды. Ә Шәрифуллиннар гаиләсенең әтисе балаларга булган мәхәббәтен, җылы хисләрен үз чыгышында ачып бирде.

 Гаиләләрнең һәр чыгышы «Әнием өчен Сюрприз», «Приказны тыңла!» һәм  «Кем тизрәк?» дип исемләнгән конкурс биремнәр белән уралып барды. Мәдәният бүлеге артистларының концерт номерлары чараны бизәде.

 Котлаулар чараның кульминация өлеше булды. Беренче булып сәхнәгә «Әтиләр берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының Балтач муниципаль районындагы бүлекчә рәисе Булат Зыятдинов чыкты. Ул барлык катнашкан гаиләләрне котлады һәм сертификатлар тапшырды. Балаларга иганәчеләрдән – «Смәил» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакиров һәм «Тимирязев» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Булат Исрафиловлардан уенчыклар тапшырылды. Әтиләре эшләгән һәм яши торган авыл җирлекләре башлыклары шулай ук үзләренең бүләкләрен тапшырып китте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева һәм ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.

Чара ахырында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин гаиләләрне бәйрәм белән котлады. Ул районда шундый тематик чаралар үткәрү кирәклеген билгеләп үтте, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлеге чара чакырылган барлык күп балалы гаиләләр хәтерендә әле озак сакланыр.                            

 

 

   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев