Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кышка әзерлекне бүгеннән башлыйлар

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүгенге эшлекле дүшәмбе киӊәшмәсендә башка мәсьәләләр белән бергә, бюджет оешмаларында кышка әзерлек мәсьәләләрен күтәрде.

Гадәттә җәй тиз уза, ягу сезоны килеп җиткәнен сизми дә калабыз, диде ул. Шушыннан чыгып, һәр оешмада җәйге чорда ягулык сезонына әзерлекне бүгеннән башларга кирәк: алыштырыласы газ мичләрен, насосларны карап чыгарга, счетчикларныӊ барысын да тикшерүгә җибәрү, чистарту-агарту, пожар куркынычсызлыгы чараларын тулы күләмдә башкару - болар һәр җитәкченеӊ беренчеле бурычлары.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров фикеренчә, һәр башкарыла торган эш акчага бәйле, шунлыктан һәр эш уйланылган һәм экономик яктан исәпләнелгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250