Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта өлкәннәр куркынычсызлыгын ничек саклыйлар

"Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау" программасы нигезендә, "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья янгыннан саклау бүлеге командиры Эдуард Николаевич Перемечев белән очрашты.

Очрашу барышында Эдуард Николаевич өлкәннәребезне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеге белән таныштырып үтте, хәзерге тормышта янгыннан саклау бүлекләренең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлатты, республика буенча бу елның 1нче кварталында булган янгыннар турында сөйләде.
Шулай ук язгы ташу вакытында су басулар була калса, нинди саклык чараларын төгәл үтәргә кирәклеген әйтеп узды.
Очрашу ахырында Перемечев Э.Н. гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракларда нинди телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250