Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта өлкәннәрнең зур форумы булды

4 августта район ветераннары иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе булды. Ул Чепья мәдәният йортында узды.

Залдагылар оешманың рәисе Рифат Абдуллинның отчет докладын уңай бәяләделәр. Балтач ветераннар советы рәисе Зөлфирә Камалова, район үзәк хастәханәсе баш табибы урынбасары Рәшит Кәлимуллин, Пенсия фонды җитәкчесе Габделнур Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Кунырдан ветеран Тәгъзимә Сәгтдинова, Нөнәгәр ветераннар советы рәисе Наил Салихов чыгыш ясап, докладны тагын да тулыландырдылар, эшне алга җибәрердәй яңа фикерләр әйттеләр.
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин докладчы һәм чыгыш ясаучыларның фикер-тәкдимнәренә җавап биреп чыгыш ясады. Чыгышында өлкәннәрнең район тормышындагы урыннарына югары бәя бирде. Гел шулай актив, бердәм булырга чакырды. Конференциягә чакырылган җирле үзидарәләр җитәкчеләренә ветераннар өчен тормышларында һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә дә һәртөрле ярдәмне оештырырга кушты. Һәм өлкәннәрне райондагы эшләр белән дә таныштырып китте.
Хәер, конференция делегатлары җыелышка кадәр үк Балтачтагы ике паркта, Соснадагы ФАПта, Түнтәрдәге мәдәният йортында, Чепьядагы чиркәүдә һәм яңа балалар бакчасында булып районда быел күп төзелүен күргәннәр, аларның республика президенты программалары белән эшләнүен белгәннәр иде инде.
Алда тарган сайлаулар турында сүз чыккач, барысы да «кемне сайлыйсын беләбез, республикабыз Лидеры үз урынында бик әйбәт эшли» дигән фикер белдерделәр. Мин сезнең сайлауларга бердәм килеп, республиканы биш ел буе гел үсешкә алып барган кешегә бирәчәгегезгә ышанам диде конференциядә катнашкан ТР ветераннар оешмасы советы рәисе Хәбир Иштиряков.

Конференция 35 кешедән район ветераннар оешмасының яңа советын сайлады. Совет рәисе итеп кабат Рифат Абдуллин сайланды.

Калган фотоларны биредә карый аласыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250