Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта махсус режим кертелә

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Балтач районы территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

25 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда урман тирәли сөрелгән полосалар яңартылачак, Эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә урманнарда патруль хезмәте эшләячәк, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә вакытлыча постлар оештырылачак, урманнарга керү юлында өстәмә шлагбаумнар көйләнәчәк.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә кипкән үләннәрне яндыруга каршы чаралар күреләчәк, янгын куркынычсызлыгы чаралары, ут чыккан очракта аны сүндерү җиһазлары, су белән тәэмин ителеш тагын бер кат барланачак.
Мәктәпләрдә "Тормыш иминлеге нигезләре" дигән темага ачык дәресләр дә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250