Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Минем әти иң яхшысы» дип исемләнгән чара узды

Ватанны саклаучылар көне кысаларында Балтач муниципаль районының «Әтиләр берлеге» республика иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе ялгыз һәм күпбала тәрбияләүче әтиләр өчен «Минем әти иң яхшысы» дип исемләнгән чара үткәрде.

Әлеге чара Шеңшеңәр авылының «Батыр» яшьләр үзәгендә узды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиеваның һәм район «Әтиләр берлеге» рәисе Булат Зыятдиновның сәламләү сүзләреннән соң, «Наз» үзәге белгечләре әтиләр өчен профилактик дәрес үткәрделәр. Уен формасында балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларның сәбәпләре каралды. Ә балалар өчен психолог тренинг һәм “Хыял” яшьләр үзәгенең тренеры мини-футбол уздырды.

Икенче өлеш «Без, Җиңүчеләр варислары» дип исемләнгән патриотик уен белән дәвам итте. Ике команда интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Балаларга -бүләкләр, ә әтиләргә "Иң яхшы әти" дигән диплом тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт