Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе старт алды

Балтачта бу атнаның җомгасында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе һәм ярминкәсе була. Район күләмендә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе елдан-ел активлаша гына бара.

Хәтта аны көтеп алучылар да бар. Чөнки бистә үзәгендә үткәрелүче бу чара бер бәйрәм төсмерен ала - иртәдән үк уку кирәк-яраклары ярминкәсе оештырыла, алдан килгәннәр арзан бәядән канцтоварлар юнәтеп кала, аннан соң аз керемле һәм авыр хәлле гаиләләрендә үсүче, беренче сыйныфка укырга керүче балаларга районның оешма-предприятие җитәкчеләренең портфельләр тапшыру мизгелләре була.
Шулай ук социаль яктан авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче өлкәнрәк яшьтәге мәктәп укучылары да игътибарсыз калмый.
Быел бу чара 14нче августта, җомга көнне район мәдәният үзәге янындагы мәйданда иртәнге сәгать 8.00дә уку кирәк-яраклары ярминкәсе белән башланып китә. Сәгать 10.00да балаларны бүләкләү булачак. Рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

Фото: http://1ul.ru/city_online/obshchestvo/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250