Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта мөмкинлеге чикле балалар өчен нигә күргәзмәләр эшләми, ни өчен бассейнда аерым тренер билгеләнмәгән?

  “Хыял” яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче әниләр белән очрашу узды.

Очрашуда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Илшат Галимуллин, башкарма комитеты җитәкчесенең  икенче урынбасары Илһам Гайнетдинов, районының финанс-бюджет палатасы җитǝкчесе  Рафис Ильясов, мәгариф идарәсе җитәкчесе  Ринат Мөхәрләмов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Очрашу вакытында әниләр тарафыннан тәкъдимнәр дә кертелде. Алар сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен күргәзмәләр, төрле түгәрәкләр булуын теләде. Әлеге мәсьәләне хәл итүне мәдәният үзәге үз өстенә алды.

Шулай ук әти-әниләр бассейнда аерым тренер булдырылса, яхшы булыр иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр. Бу сорауга район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Роза Нотфуллина җавап бирде.

- Һәр баланың диагнозы төрле булу сәбәпле, бассейн бар балага да ярамый. Табиб рөхсәте белән хәл ителергә тиеш, - диде ул.

Хастаханәдә чират булу һәм сәламәтлеге чикле бала белән чират көтүләре бик авыр булуы, әлеге проблеманы да чишәргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Пандусларның аз булуы да уңайсызлык китерүен искәрттеләр. Роза Нурмиевна әлеге мәсьәләне тиз арада хәл ителәчәген вәгъдә итте.

Район мәктәпләрендә балалар ни сәбәпле бушка ашамавын да сорадылар. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат  Мөхәрләмов  якын арада хәл ителәчәген әйтте .

Дәүләт тарафыннан бирелә торган даруларны ала алмаулары турында да сүз булды. Әлеге проблема дөньякүләм сәясәткә бәйле, чишү юлларын эзлибез,шуның өстендә эш алып барабыз, дип җаваплады баш табиб урынбасары.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев