Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта әниләргә дан җырладылар (+фоторепортаж)

 Әниләр бәйрәме  уңаеннан, Балтач  мәдәният үзәгендә кадерле кешеләребез хөрмәтенә бик матур бәйрәм чарасы булды. Бәйрәмгә 18 авыл җирлегеннән 320 әни чакырылган иде.

Фойеда «Әниемә яулык» дип исемләнгән район конкурсының иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Конкурска 300гә якын эш тәкъдим ителде.

Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Тантаналы өлеш Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, Улисьял авылыннан Изергина Валентина Анатольевнага Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале тапшырды. Шулай ук дүрт яшь әнигә "Ана капиталы" сертификаты да тапшырылды.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина «Әниемә яулык» конкурсына йомгак ясады, конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, призлы урыннар алган 19 катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Редакциядән: Сертификат ияләре арасында хезмәттәшебез удмурт телендә дөнья күрүче "Азьлане" газетасы хезмәткәре Ольга Матвееваның булуы аеруча куанычлы булды. Матвеевлар гаиләсендә күптән түгел икенче кыз бала дөньяга аваз салды. Олег белән Ольгага кызлары - күз нурлары Ульяна белән Марьянаны тигезлектә, сәламәтлектә, иминлектә үстеререгә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев