Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Парклар маршы-2016” старт алды (фото)

Күктә кояш балкый, сыерчыклар сөенешеп үзләренә "фатир" эзли, тезелешеп кыр казларының туган якларына кайтышы. Җиргә карасаң да шундый хозурлык... Бар җиһан яшеллеккә күмелеп килә, беренче чәчәкләр баш калкыта. Менә шуларга сокланып туя алмаган бер мәлдә, районыбызда зур колач белән "Парклар маршы" акциясе старт алды.

Рәхмәт инде, "Балтач" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләренә. Балаларыбызда Җир-Анабызга сакчыл караш тәрбияләүдә зур эш башкаралар. Беренчедән, бу вакытта балаларыбызга шушы матурлыкны күреп, туган фикерләрен дәфтәр битләренә чарларга, иң матур мизгелләрне фотога, альбом битләренә төшерергә мөмкинлек туса, икенчедән, акциянең практик өлешендә аларга хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Быел да иң беренче эш итеп, укучылар сыерчык оялары ясап, конкурста катнаштылар. Конкурска җыелган оялар Шубан мәктәбе укучылары көче белән урманда үз урыннарын таптылар. Районыбызда тирә-юньне чүп-чардан чистарту, матурлау, яшелләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Ә инде иң күңеллесе - акциянең йомгаклау конференцясе.
Укучыларыбыз бу көнне хезмәтләре өчен үз "әҗерләрен" алалар. "Ярый әле, районыбызда шәфкатьле җитәкчеләр яши. "Сорнай!, "Алга", "Кызыл юл", Тукай исемендәге һәм Тимирязев исемендәге хуҗалык, район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы, «Балтач» сөт-май комбинаты, «МДСУ-1» оешмасы, "Балтач газы" идарәсе, "Росгосстрах", "Балтачагрохимсервис" җәмгыяте җитәкчеләре, Балтачыбыздагы барлык төр эшмәкәрләр булмаса, без балаларыбызны ул кадәр сөендерә дә алмас идек," ди куанычын яшермичә, тыюлык җитәкчесе Айрат Сабиров. Чыннан да, шуларның матди ярдәме белән балаларыбыз үзләре хәтле булган йомшак уенчыкларны кочаклап, яңадан-яңа эшләргә рухланып өйләренә таралыша. Аның быелгысы Сосна мәдәният йортында узды.
Укучылар ныклап әзерләнгәннәр иде. Бүләкләүләр арасында, матур җырлар, дәртле биюләр башкарып, кунакларны сөендерделәр. Җиңүчеләр арасында аеруча Балтач, Кече Лызи, Түнтәр, Норма, Чепья, Смәел мәктәпләреннән, Карадуган, Балтач гимназияләреннән укучылар күп иде. Бу мәктәпләрдә экологик тәрбиягә аеруча зур игьтибар бирелүне ассыклаучы фактор иде бу. Инде укучылар алдында, табигатебезне матурлау буенча зур бурычлар тора. Алар елдагыча бердәм булып, чисталык икеайлыгына кушылдылар. Шулай ук агачлар утырту көнендә алар ярдәме белән меңнәрчә агач утыртылып, районыбыз тагын да матурланып, яшеллеккә күмеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250