Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта паспортны тантаналы төстә тапшыралар (+фото)

Балтачта 30 укучыга тантаналы рәвештә Рәсәй Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән ветераннар Советы рәисе Р. Абдуллин, инвалидлар оешмасы рәисе Р. Фәрзиев, миграция хезмәте белгече Р. Гыйбадуллин, район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе З. Әхмәтханова, күпфункцияле үзәк белгече Ә. Садыкова тәбрикләделәр. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

Зөһрә Әхмәтханова

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру