Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта районкүләм конкурс игълан ителде: Яңа елга әзерлек

Балтачның "Иң матур оешма һәм учреждение, иң матур җирлек идарәсе, иң матур шәхси хуҗалыклар”ы ачыкланачак

Бик тиздән барыбыз да көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан муниципаль районнар арасында бәйрәмгә әзерлек, үткәрү, бизәлеш буенча конкурс игълан ителде. Шул уңайдан район башкарма комитеты район үзәгендә һәм шулай ук авыл җирлекләрендә бу бәйрәмне мәгънәле, матур бәйрәм чаралары белән үрелеп барырлык итеп оештыру бурычы йөкләде.

Быел да бу матур традициягә тугры алып, районыбыз җирлегендә авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр җитәкчелегендәге оешма-предприятиеләр арасында конкурс үткәреләчәк. Әлеге иҗади бәйгедә шулай ук иң матур шәхси хуҗалык та ачыкланачак.

Хөрмәтле җитәкчеләр һәм райондашларыбыз, Яңа елны югары дәрәҗәдә каршы алып, матур итеп уздырыйк, бәйгедә актив катнашыйк, бүләкләр отыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа елга әзерлек