Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта районының 9 айлык бюджет үтәлеше турында сөйләштеләр (+фото)

Район Советының кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советы бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.

Утырышны комиссия рәисе Наил Гыйләҗев алып барды.
Бүгенге комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының 2017-нче елгы социаль-икътисади үсеш фаразларына төзәтмәләр кертү һәм 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.

2. Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.

4. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында.
Әлеге көн тәртипләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин һәм район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгышлары тыңланды.
Чыганак: baltasi_official
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250